тәкә


тәкә
и. 1. Сарык яки кәҗәнең иркәге 2. күч. "Корчаңгы", "юләр", "мөгезсез" һ. б. ш. эпитетлар белән килеп, ир кешене сүгеп, битәрләп, кимсетеп әйтелә 3. "Выж-выжак" уенында: түгәрәкләнеп утырган уенчылар уртасындагы бала 4. диал. Бәрәңге белән ит, кабак белән ярма һ. б. ш. салып пешерелә торган озынча бөккән 5. диал. Бәрәңге 6. диал. Арба сайлаганда күчәрне күтәртә торган агач 7. диал. Суганның орлыклы башы. ТӘКӘ АГАЧ – диал. Өстенә утын салып киселә яки арба майлаганда күчәр күтәртә торган агач; Кузла. ТӘКӘ БОРЧАГЫ – Кузаклылар семь. көньякта үсә торган һәм бер-ике борчагы булган үсемлек; рус. Бараний горох. ТӘКӘ МӨГЕЗЕ – 1. Терлеккә ашата торган баллы үлән; кандала үләне; рус. Донник 2. Балалар өчен бер башын мөгезгә охшатып, ике очлы итеп пешерелгән бөккән 3. Башкорт кызларында үзенә бертөрле чигеш 4. күч. Имән һәм урта бармаклар арасына баш бармакны чыгарып төйнәлгән йодрык. ТӘКӘ САКАЛЫ – Әвернә чәчәклеләр семь. бер яки күпьеллык үсемлек; рус. Вайда. ТӘКӘ ТАЛЫ – Кәҗәсакал. ТӘКӘ ЧАНА – Кыш көне бүрәнә ташыганда бүрәнә очы җиргә сөйрәлмәсен өчен төп чана артыннан тагылган кечерәк чана

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.